Ютазы муниципаль районында техника тикшерелә

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру графигы нигезендә техник карау уздыру эше дәвам итә. Әлеге тикшерүләр РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыру турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә үткәрелә.                                          

Техник карау уздырганда кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү белешмәләренә туры килүенә махсус игътибар бирелә. 2021 елның 22 мартында «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ 12 берәмлек күләмендә транспорт чараларын: автотягеч машиналарны, тракторлар һәм тагылмаларны техник карауга тәкъдим итте. Техник карау барышында 10 берәмлек техника тикшерелде һәм алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 2 берәмлек техникага техник карау акты төзелде һәм, җитешсезлекләрне бетерү өчен, конкрет срокларны күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International