Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖдә күрсәтмә техник карау узды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла башлады. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга беренче техник карау 22 мартта «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖендә узды, һәм ул, традиция буенча, күрсәтмә булды.  Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.

Теоретик өлеш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов техник карауга куела торган таләпләр турында аңлатты.

Чарада катнашучылар белән производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм район хуҗалыкларында аларны булдырмау буенча бурычлар куелды. Куркынычсыз эксплуатацияләүгә, тышкы яктылык приборларын, тракторларның һәм аларга тагылмаларның тормоз системаларын куллануга аерым игътибар бирелде.  Практик өлештә чакырылган хезмәткәрләр тракторлар һәм аларга тагылмалар мисалында техник карау үткәрүнең барышы белән таныша алды.

Шул ук көнне «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары һәм анда катнашучылар янына Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов та килде. Алар механизаторларга һәм белгечләргә алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International