Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

2021 елның 22 мартында Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖенең 1 нче базасында, расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Техник тикшерүгә 14 берәмлек техника, шул исәптән 11 үзйөрешле машина тәкъдим ителде. 13 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды, бер техник карау акты төзелде. Техник тикшерү үткәргәндә үзйөрешле машиналарга диагностика ясау өчен «ОХТА 01Д» приборы кулланылды. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылма һәм габаритлы техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International