2021 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, чара барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга да җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.