Тәтеш муниципаль районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19 март көнне Тәтештә Тәтеш муниципаль районының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Рәсми өлешне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов ачты һәм районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен авыл хуҗалыгы елының уңышлы тәмамлануы белән котлады.

Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Рәгыйп улы Зыятдинов та сәламләде һәм котлады.

Аннары җитештерү алдынгыларын тантаналы бүләкләү чарасы булды.

Чараны район артистлары һәм иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар катнашында концерт программасы дәвам иттерде.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International