«Снегоход-2021» операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 19 мартында «Снегоход» профилактик операциясе кысаларында Түбән Кама муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе органнары белән чираттагы уртак рейд уздырылды. Рейд Түбән Кама шәһәрендә һәм Кама елгасы акваториясендә үткәрелде. Операция барышында эксплуатацияләгән вакытта 6 берәмлек техника тикшерелде. Рейд барышында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясында каралган административ хокук бозу фактлары ачыкланды. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International