«Чүпрәле агрофирмасы» ҖЧҖ Шланга филиалында булачак техник карауга әзерлек

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 18 мартында Чүпрәле районының «Чүпрәле агрофирмасы» ҖЧҖнең «Шланга» бүлекчәсе базасында идарәче бүлекчәләр һәм үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүгә кертү өчен җаваплы кешеләр катнашында 2021 елга техник карау уздыруга әзерләнү һәм аны уздыру буенча укулар уздырылды.

Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә «Чүпрәле» агрофирмасы» ҖЧҖнең 181 берәмлек техникасы исәптә тора, бүгенге көндә техникага ремонт эшләре төгәлләнеп килә. График буенча әлеге оешмада техник карау 27 марттан 6 апрельгә кадәр үткәреләчәк.

Укулар барышында МТЗ-82.1 тракторлары базасында 2ПТС-4, Т-150 К һәм ДТ-75 трактор тагылмасы составында техник карау уздыру тәртибе күрсәтелде.

Әлеге чара агрофирма җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелә. Әлеге агрофирманың «Городище» филиалында техник карау 27 мартта җаваплы затлар катнашында узачак.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International