Агымдагы елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте, кабул итү барышында тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны теркәү һәм исәптән төшерүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Шулай ук бу көнне Радик Зыятдинов Кукмара аграр көллиятендә дә булды. Радик Зыятдинов мәгариф учреждениесендә булганда учреждение җитәкчелеге белән очрашты, тракторчы-машинистларны әзерләү буенча уку процессын оештыру белән танышты.
А.Х.Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.