«ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәресләр узды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

2021 елның 5 мартында «ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды. Дәресләр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге һәм Россия ЭЭМның ТР Балык Бистәсе муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан уздырылды. Укытулар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре, тракторларга һәм юл-төзелеш машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздыру мәсьәләләре һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алмаштыру кагыйдәләре каралды. Дәресләрдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International