Лаеш муниципаль районында «Татавтодор» ААҖнең Шәһәр яны филиалында юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлык техникасы буенча ел саен уздырыла торган укулар булды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Ел саен «Татавтодор» ААҖнең Шәһәр яны филиалы базасында юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлык техникасы буенча машина йөртүчеләр һәм тракторчы-машинистлар белән укулар үткәрелә. Укыту барышында 2020 елда тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпчеләре тикшерелә. 2021 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрендә нинди үзгәрешләр булачак, шулар карала. Ремонт эшләре һәм юл төзелеше вакытында юл-төзелеш техникасы эшенә аерым игътибар бирелә.

Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International