2021 елның 4 март көнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. Сынау тапшыручы 43 кеше арасында 38 кеше юл йөрү кагыйдәләре өлешен уңышлы тапшырды, 5 се бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.