Лениногорск районында «Снегоход» операциясе буенча рейдлар

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен озайту турында»us боерыгы нигезендә, Лениногорск районы lәүләт техник күзәтчелек хезмәте әлеге төр транспортны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм теркәү буенча рейдлар үткәрә.  Чаралар үткәргәндә төп игътибар нәкъ менә кар машиналарына бирелә: транспортка документлар, машинист таныклыгы булу-булмавы, техник тикшерүнең үз вакытында үткәрелүе, машинаның техник торышы һәм комплектлылыгы тикшерелә. Бульдозерлар, экскаваторлар, тракторлар һәм тагылмалар кебек башка күзәтчелек техникасы да игътибардан читтә калмый. 5-6 март көннәрендә үткәрелгән рейдлар барышында кар чанасы машинистына карата теркәү документыннан башка транспорт йөрткән өчен 1 административ материал төзелде.

Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International