2021 елның 4 мартында «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «AI» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 13 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «AI» категориясе буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 13 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.