Питрәч муниципаль районында, үзйөрешле, юл төзелеше һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрүнең 2021 елның 3 мартын расланган графигы нигезендә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә әлеге чаралар башланып китте. Әлеге чаралар 2021 елның 10 апреленә, кыр эшләре башланганчы тәмамланырга тиеш. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге алдына түбәндәге бурыч куелды: билгеләнгән вакытка үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган тикшерүне үткәрү. Техник карау уздыруның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәр берәмлек эшкә сыйфатлы итеп әзерләнергә тиеш, ә әлеге техниканы эксплуатацияләү махсус өйрәтелгән персоналга йөкләнергә тиеш. Быелның 3 мартында «Ак Барс Питрәч» кошчылык комплексы» ҖЧҖдә ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 42 берәмлек трактор һәм тагылма күрсәтелде.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- куркынычсызлык таләпләренә туры килүен ачыклау өчен инструменталь тикшерү чараларын кулланып, машиналарның техник торышы (тормоз, руль идарәсе, ут приборлары, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманың яклагыч кушылмасы);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалык механигына җитешсезлек очракларын бетерү өчен 2 күрсәтмә һәм 6 техник карау акты төзелде.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.