2021 елның 3 мартында «Дәүләт хезмәтенә керү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Белем бирү вазыйфаи бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән иде. Программа яңа эш башлаган кешеләргә дәүләт хезмәтенә аерым һөнәр буларак карарга, дәүләт хакимияте органнарында эшләү өчен кирәкле төп (шул исәптән республиканы үстерү стратегиясе, илкүләм проектлар, бюджет формалаштыру, хезмәт культурасы һ.б. турында) белемнәргә ия булырга мөмкинлек бирә.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.