2020 елның 3 мартында Спас тармак технологияләре техникумында А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтихан узды, 10 кандидатның 9ы имтиханны уңышлы тапшырды. Сынауны тапшыра алмаган кандидат 7 көннән соң яңадан көчен сынап караячак.
И.Ф.Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.