Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, агымдагы елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Кабул итү 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Галактионов урамы, 40 нчы йорт адресы буенча узачак.
Кабул итүгә язылу һәм тулырак мәгълүмат әлеге телефоннар буенча: (884366) 3-22-66; (8843)2217785.