Азнакай районында «Снегоход 2021» операциясе бара

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Азнакай муниципаль районында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләр үтәлешен тәэмин итү максатында 10 февральдә «Снегоход 2021» операциясе үткәрелде. Тикшерү кысаларында кулланыла торган техниканың техник торышына, куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә, теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм техник тикшерүне үз вакытында узуга игътибар бирелә.

Операция барышында 11 берәмлек кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча («Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) бер хокук бозу очрагы ачыкланды, карар рәсмиләштерелде һәм штраф билгеләнде.

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International