2021 елның 13 февралендә «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «B, C, D, E, F» категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» программасы буенча уку тәмамлаган 203 Т номерлы уку төркемендә имтиханнар узды. Теория өлешен, үзйөрешле техниканың куркынычсыз эксплуатацияләнүен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү учреждениенең уку сыйныфында, компьютер классын кулланып гамәлгә ашырылды. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең трактромда йөртү күнекмәләре тикшерелде.
33 укучы арасыннан 25 студент имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.