«Алабуга Сөте» ААҖдә техника тикшерелде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 14 гыйнварында «Алабуга Сөте» ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 6 берәмлек техника күрсәтелде. Техниканы тикшергәндә аптечка, ут сүндергечләр, теркәү документлары, таныклыклар булу-булмауга аерым игътибар бирелде.

 Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 6 таныклык бирелде.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International