Февраль аенда Татарстанда «ТатАгроЭкспо» эре агротехнология күргәзмәсе узачак

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» 3 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «2020 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнардагы җитәкчеләр, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнашачак.

Ел саен чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр алуда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләрне презентацияләүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә мәнфәгатьле меңләгән агробизнес вәкилләрен бер мәйданга җыя.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак бирелә, аның кысаларында агросәнәгать комплексының барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә тәкъдим ителәчәк.

Шулай итеп, «үсемлекчелек» блогы экспозициясендә «Хронологик чылбыр» тармакның комплекслы чишелешләрен, орлыкчылык, үсемлекләрне тукландыру һәм яклау эшләренең туфракның уңдырышлылык һәм мелиорация процессларына булган йогынтысын үз эченә алачак; «терлекчелек» блогында чылбыр азык әзерләү һәм ашату, терлекләрне карау, саву һәм үрчетү процессларыннан, шулай ук калдыкларны утильләштерү һәм хайваннар гигиенасы өчен комплекслы чишелешләрдән торачак; «авыл хуҗалыгы техникасы» блогының күргәзмә экспозициясе түбәндәге процесслардан торачак: туфрак эшкәртү, чәчү, аларны эшкәртү, урып-җыю, продукцияне сортировкалау, эшкәртү, терлек азыгы әзерләү һәм башкалар. Процессларның һәрберсе «хронологик чылбырда» экспозиция белән үрелеп барачак, анда авыл хуҗалыгы үстерү, инновацияле технологияләрне кертү, техник тәэмин итү, шулай ук агросәнәгать комплексын үстерү тенденцияләре ачылачак.

2021 елгы коллегия кысаларында «Операция эшчәнлегенә сакчыл эшчәнлек инструментларын кертү юлы белән тармак предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына чара үткәреләчәк. Түгәрәк өстәл үткәрү, эшчәнлек процессларын оптимальләштерү, запасларны һәм тәмамланмый калган эшчәнлек өлешен киметү, логистика чыгымнарын һәм югалтуларны оптимальләштерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. Чарада хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ТР Төбәк компетенцияләр үзәге каршындагы Процесслар фабрикасы вәкилләре, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм проектны уңышлы тормышка ашыручы вәкилләр катнашачак.  

Кече хуҗалык итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү блогында Татарстанның иң яхшы продукциясе (ит, сөт, май, икмәк-күмәч) тәкъдим ителәчәк; фәнни блокта үз казанышларын һәм проектларын тармак уку йортлары тәкъдим итәчәк; цифрлаштыру блогы агросәнәгать комплексы өчен айти-чишелешләр күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллектив экспозициясен, шулай ук агросәнәгать комплексында санлы чишелешләрнең масштаблы экспозициясен тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары тәкъдир ителәчәк, анда төбәкнең гамәлдәге һәм иң перспектив инвестпроектлары, шулай ук югары продуктив нәселле терлекләрне дөньякүләм тәэмин итүчеләр белән «В2С» форматында сөйләшү алып бару өчен махсус бизнес-мәйданчык тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә экспозициясендә барлыгы 30 төбәктән һәм Россия Федерациясенең 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм әйдәп баручы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнашыр дип көтелә. Анда авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр катнашачак.

Белгечләргә хакимият органнары, илебез һәм чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашында фәнни һәм эшлекле чаралар программасы тәкъдим ителәчәк. «Инновацияле технологияләрне кертү эшенең нәтиҗәләре», «Татарстан Республикасы сөт тармагын үстерү перспективалары. Югары сыйфатлы сөт җитештерү – хәзерге базар шартларында уңышка ирешүдә төп бурыч», «2021 елда техниканы һәм технологияләрне модернизацияләү. Шартлары һәм тәртибе», «Росагролизинг» АҖ белән хезмәттәшлек итү.  Программалар. 2021 елда техника китертү шартлары», «Иң яхшы тәҗрибәләр мисалында кече хуҗалык итү формаларына дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге» дигән темаларга игенчелек, терлекчелек, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар эш программасының иң мөһим вакыйгалары булып торачак. Мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру техникасы буенча осталыгыгызны бәяләп карыйсыгыз киләме? Ул вакытта терлек үрчетү технологлары конкурсында катнашыгыз.

«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле программа үз кунакларына тармак белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре, агрономнар, ветеринарлар, механизаторлар, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә.

«ТатАгроЭкспо» – эшлекле багланышларны җайга салу һәм ныгыту, тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.

 

 Сезне 2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International