Агымдагы елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк.
Гражданнарны кабул итү Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы, 38 нче йорт, 18 нче каб. адресы буенча 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Кабул итүгә язылу һәм тулырак мәгълүмат 8(84371)5-77-88; 8(843)2217785 телефоннары буенча.