Авыл хуҗалыгында хезмәт сагы буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәт сагы буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар 2016 елдан гамәлдә булганнарын алмаштыра.

Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, урып-җыю һәм урып-җыюдан соң эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын асрау һәм карау, сугару эшләре һәм җитештерүнең юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча эшчәнлек процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.

Кагыйдәләрдә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, эшчәнлек биналарына һәм эш урыннарына, агросәнәгать комплексында технологик процессларга карата персоналның хезмәт куркынычсызлыгына бәйле таләпләр, шулай ук чимал, материаллар, әзер азык-төлек һәм калдыкларны ташуга бәйле таләпләр бар.

Кагыйдәләрдә төрле эш төрләренә карата таләпләр җентекләп тасвирланган һәм теге яки бу хәлдә ничек эшләргә кирәклеге турында төгәл күрсәтмәләр бар. Әйтик, теплицаларда һәм парникларда барлык төр эшләр башкарылганда, йомшак табанлы аяк киеме белән йөрү тыела. Яки, әйтик, мал сауган вакытта хезмәткәргә нинди яктан басып тору кирәклеге турында да күрсәтелгән.

Яңа кагыйдәләрдә, алдагылары белән чагыштырганда, агросәнәгать комплексы өлкәсе хезмәткәрләренең кирәкле хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә ирешү механизмнары яңадан карала. Моннан тыш, алар хәтәр юнәлешле алым кертүне күз алдында тота, шулай ук "регулятор гильотина" принцибын да исәпкә ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, кагыйдәләр 1800дән артык агросәнәгать оешмасына һәм Татарстанның авыл хуҗалыгында эшләүче 60,5 мең кешегә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International