Ел саен кышкы чорда Мамадыш муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан «Снегоход» комплекслы профилактик операцияләре үткәрелә

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районы территориясендә 2020 елның 12 нче һәм 17 нче декабрендә Нократ һәм Кама елгаларында ел саен үткәрелә торган «Снегоход» профилактик операциясе кысаларында чаралар үткәрелде. Күчмә рейдлар вакытында 20дән артык үзйөрешле машина-кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелде. Хокук бозу очраклары, административ эшләргә теркәү өчен, фотоаппаратурага теркәлде.

         Операциянең төп бурычы кар чаналарын һәм кышкы башка мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләрнең һәлак булуына һәм зыян күрүенә бәйле очракларны профилактикалаудан, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген, мөлкәтнең саклануын, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүдән гыйбарәт.

          Операцияләрне үткәргәндә иң беренче чиратта мототранспорт чараларының массакүләм файдаланыла торган урыннарында эксплуатацияләнүенә игътибар бирелде. Инспекторлар дәүләт теркәвенә алыну-алынмауны, "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы һәм техник карау узуны раслый торган документларның булу-булмавын тикшерде.

          Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International