18 декабрьдә Әгерҗе муниципаль районында АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Х.Х.Габбасов җитәкчелегендә Әгерҗе муниципаль районында 2021 елгы язгы кыр эшләренә техника әзерләү буенча зона штабы киңәшмәсе узды. Семинарның практик өлеше «Агрофирма-Агрыз» ҖЧҖнең машина-трактор паркында узды, анда катнашучылар тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы белән танышты. Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасындагы 9 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре катнашты. Очрашуда катнашучыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, район идарәче белгечләре, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның АСК җитәкчеләре һәм белгечләре озата йөрде. Семинарның теортя өлеше район мәдәният йортында узды.