2020 елның 17 декабрендә «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан узды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен студентларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Заявка нигезендә 11 кешедән сынауда 9 кеше катнашты, теория өлешен 5 студент тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.