Зеленодольск муниципаль районында кар машиналарына техник карау уздырыла

2020 елның 18 декабре, җомга

16 нчы декабрьдә, расланган график нигезендә, физик затларга теркәлгән кар машиналарына техник карау үткәрелде. Техник карауга 9 кар чанасы һәм теркәлү вакытында номер агрегатларын чагыштыру өчен бер кар чанасы (снегоход) тәкъдим ителде. Бер кар машинасына, дәүләт теркәү билгесен дөрес урнаштырмау сәбәпле, техник карау акты бирелде. 8 кар машинасына техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International