Лениногорск муниципаль районы «Сатурн-Урал» ҖЧҖдә семинар-киңәшмә узды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 14 декабрендә Лениногорск районында Татарстанның тугыз районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, баш инженерлар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында техниканы ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Утырышны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнар Габбасов алып барды. Пленар өлештә барлык районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантларына сүз бирелде. Аларның һәркайсы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.

Семинарның практик өлеше «Сатурн-Урал» ҖЧҖнең машина-трактор паркында узды. Хуҗалыкның башкарма директоры Зөлфәт Төхвәтуллин кунакларга авыл хуҗалыгы техникасы паркын, ремонт остаханәсен һәм СХМ ремонтлау пунктын күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу хуҗалыкта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау буенча механик остаханәләр ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International