Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Снегоход-2020» профилактик операциясе үткәрелә

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының травматизмын булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, моточаралар белән идарә итү өчен АІ категориясендәге таныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк.

Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чараларының хуҗалары кебек үк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22.1 «Барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу» статьясы нигезендә административ штраф салыну куркынычы яный:

- гражданнарга – бер мең биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга – ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр;

- юридик затларга – биш меңнән ун мең сумга кадәр.

Исерек хәлдә техника белән идарә итү фактлары ачыкланганда, машина йөртүче барлык төр автотранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International