Рейдлар үткәрү нәтиҗәләре

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарның яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмаларының төзек булмавына бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау өчен, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлеге тарафыннан рейдлар үткәрелде, алар барышында 30 артык техника тикшерелде.

Ачыкланган бозулар буенча 11 тракторчы административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен юридик затларга карата 2 беркетмә һәм вазыйфаи затка карата 1 беркетмә төзелде. Административ эшләр карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International