Теләче районында техниканы саклау буенча конкурс үткәрелде

2020 елның 13 ноябре, җомга

Агымдагы елның 12 ноябрендә, хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникасын сыйфатлы итеп саклауга кую белән кызыксынуларын арттыру һәм аларны 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында, Теләче районы территориясендә АСК хуҗалыклары арасында конкурс оештырылды һәм үткәрелде.

 Конкурс буенча эшкә бәя районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тарафыннан бирелде.

Комиссияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов җитәкләде. Тикшерү барышы белән район башлыгы Н.Н. Хаҗипов та танышты.

 Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. 1 урын – «Агролак» ҖЧҖ – 67 балл, 2 урын – «Алан» ҖЧҖ  һәм «Игенче» ҖЧҖ – 66шар балл.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International