2020 елның 11 ноябрендә Тәтеш районының авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерләү буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник яктан яңадан коралландыру секторы мөдире В.С. Евстигнеев, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе И.А.Садриев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш МР бүлеге җитәкчесе С.А.Балантаев соствындагы комиссия, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хәбипов җитәкчелегендә, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында, район хуҗалыкларында башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышы, үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюда стандартларның үтәлеше, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы, районның АСК предприятиеләрендә хезмәтне саклауның хәзерге торышы бәяләнде. Конкурс ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча уздырылды. Иң күп балл җыючы хуҗалыклар: беренче урында – «Колос» ҖЧҖ, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ, өченче урында – «Татарстан» ҖЧҖ.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.