2020 елның 13 ноябрендә Мөслим районы АСК хуҗалыклары арасында кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналары сакланышын тәэмин итү, аларны вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга кую буенча конкурс узды.
Конкурс комиссиясе Казан аграр университеты вәкилләре, Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Ренат Әзһәр улы, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Зарафетдинов Рамил Ралиф улыннан торды. Конкурста «Август-Мөслим» ҖЧҖ, ШЭ КФХ Р.М.Әюпов, И.З. Исламов КФХ, «Родные края-Туган як» ҖЧҖ, А.Н. Авзалов КФХ катнашты. Барлык хуҗалыклар да яхшы баллар җыйды. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны «Август-Мөслим» ҖЧҖ һәм И.З. Исламов КФХ бүлеште, икенче урында – «Родные края-Туган як» ҖЧҖ, өченче урында – Р.М. Әюпов КФХ.
Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.