Техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 12 ноябрендә Чирмешән районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга вакытында һәм сыйфатлы итеп кую һәм аларны киләсе елгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс узды.

«Татагролизинг» АҖ, «Россельхозцентр» ФДБУ вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге җитәкчесе, районның авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты составындагы конкурс комиссиясе районның 8 хуҗалыгын тикшерде.

Комиссия техниканы кышкы саклауга кую торышын һәм машина-трактор паркының техника ремонтлауга әзерлеген бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын – «Чирмешәнагро» ҖЧҖ, 2 урын – «БИО-АГРО» ҖЧҖ, 3 урын – «АККИРЕЕВО» ҖЧҖ.

Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International