Менделеевск муниципаль районында 2020-2021 елларда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 11 ноябрендә Менделеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздыру турында»гы 28.10.2020 ел, № 227/2 - пр боерыгы нигезендә конкурс уздырылды. Конкурсны «ЦАС Татарский» ФДБУ директоры А.А. Локманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сектор мөдире А.Р. Сәлахов, Менделеевск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе И.И. Фәрухшин, Менделеевск шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.Р. Насыйбуллин катнашындагы комиссия уздырды. Конкурс барышында комиссия районның алты хуҗалыгында кышкы саклауга куелган техниканы карады, комбайннарны һәм туфрак эшкәртү коралларын консервацияләү шартлары белән танышты, шулай ук машина-трактор паркларының ремонт эшләренә әзерлеген бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча комиссия 1 урын – «Смирнов А.М.» КФХ, 2 урын – «Колхоз Кама» ҖЧҖ, 3 урын – «Әһлиев Д,Р.» КФХ.

Раушан Насыйбуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International