Балык Бистәсе муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 11 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздыру турында»гы 28.10.2020 ел, № 227/2 - пр боерыгы нигезендә конкурс уздырылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А. Мәхмүтов катнашында конкурс узды. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын – «Кулон-Агро» ҖЧҖ, 2 урын – «Масловский» ААҖ, 3 урын – «КАМА-АГРО» ҖЧҖ.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International