Әтнә районындагы агросәнәгать комплексында конкурс

2020 елның 13 ноябре, җомга

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеген тикшерде, комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы буенча бүлеге җитәкчесе Сабиров Р.К. катнашты. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы машиналарын ГОСТ таләпләрен исәпкә алып саклауга кую торышына, ремонт-хезмәт күрсәтү базасы әзерлегенә, техниканы ремонтлауны оештыруга, хезмәт сагы буенча чаралар үтәлешенә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре китергән зыяннарны бетерүгә бәя бирелде. Конкурс йомгаклары буенча иң күп баллны «Таң» АХҖК, Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК һәм Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК җыйды.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International