12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча агросәнәгать комплексы оешмалары тикшерелде. Комиссия «Кызыл Яр» ҖЧҖ, «Бәкер» КФХ, «Миңнуллин» КФХ, «Николашкино» ҖЧҖ, «Исламгалиевлар» КФХ, «Берлек» ҖЧҖ һәм «Березовские зори» ҖЧҖ хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм остаханәләрне кышкы сезонга әзерләү пунктларын, машина-трактор паркы территориясен төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеген, техниканы кыр эшләренә әзерләүне оештыруны тикшерде .
Тикшерү нәтиҗәләре буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы саклауга куюның торышы һәм 2021 елгы кыр эшләренә әзерлекне оештыру буенча бәя күрсәткечләре куелачак.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.