Кайбыч муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2020 елның 13 ноябре, җомга

12 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р. Р.Хәбипов, министрлыкның техник яктан яңадан коралландыру секторы мөдире В.С. Евстигнеев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.М. Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Р.С. Тимергалиев, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.Н. Серебряков составындагы комиссия техниканың кышкы саклауга куелуының торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, оешмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген карады һәм бәяләде.    

Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде, район буенча уртача балл – 61,5.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын 67 балл туплаган Кубня агрофирмасы ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖ (63 балл) һәм өченче урында – «Туган Як-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ (62 балл).

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International