Зеленодольск муниципаль районында техник карау узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә эш графигы нигезендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында чираттагы техник карау уздырылды. Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Барлыгы 18 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, алар техник карауны уңышлы үтте. Барлык тәкъдим ителгән техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International