Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча конкурс

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 28 октябрендәге 227/2 номерлы боерыгы нигезендә 10 ноябрь көнне Питрәч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс үткәрелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А.Мәхмүтов, КДАУ югары белем йортының машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире А.В.Матяшин, Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.Р.Хафизов, Питрәч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов, Питрәч районы инженерлык бүлеге консультанты В.И.Захаров катнашындагы комиссия районның 8 хуҗалыгында булып чыкты. Тикшерү барышында техниканы ачык урыннарда саклауга кую сыйфатына, остаханәләрнең техниканы кышкы чорда ремонтлауга әзерлек дәрәҗәсе, җитешсезлек исемлекләренең әзерлеге, сукаларга, культиваторларга, чәчкечләргә һәм тракторларга ремонт уздыруга махсус игътибар бирелде.  Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауга керешкәннәр, ә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ комбайнчылары ашлык җыю комбайннарын ремонтлый башлаган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Рацин Шәле» ҖЧҖ һәм «Макс-Ойл» ҖЧҖ иң яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International