2020 елның 11 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә «Хезмәт куркынычсызлыгы» өстәмә һөнәри белем буенча шәхси мәгариф учреждениесе укучыларының «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнары үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.
Имтиханга барлыгы 21 кеше кертелде, шуларның 20се сынауны уңышлы тапшырды.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.