Саба муниципаль районында конкурс нәтиҗәләре

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Саба районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру буенча машина-трактор паркларында эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс үткәрелде. Районның барлыгы 8 хуҗалыгы тикшерелде.

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСКның инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары И.Х. Габбасов, Саба районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.Р. Харисов, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчсе Г. Ш. Хәсәншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО бүлеге җитәкчесе Р.В. Харисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО бүлеге консультанты Р.Ф. Нигъмәтҗанов, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалындагы МРО җитәкчесе В.С. Кәбиров составындагы комиссия Саба муниципаль районы буенча смотр-конкурска йомгак ясады. Районның барлыгы 8 хуҗалыгы тикшерелде. Нәтиҗәләр буенча 1 урын «Игенче» ҖЧҖ бирелде – 66 балл, 2 урында – «Туган як» ҖЧҖ, 63 балл.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International