10 ноябрьдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, баш инженерлар, агрономнар һәм конкурста катнашучы хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия Сарман муниципаль районы хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын бәяләде. Комиссияне «Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов җитәкләде. Тикшерү барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде. Конкурс ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Җәлил» агрофирмасына бирелде. Шунысын билгеләп узарга кирәк, калган хуҗалыклар да техниканы саклауга куюга җаваплы караган һәм райондагы барлык аграрийларның 2021 елгы чәчү эшләренә уңышлы әзерләнү мөмкинлеге булачак.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.