Идарәнең 2020 елның 28 октябрендәге 01-05/1167 номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр караңгы вакытта эксплуатацияләгәндә техникага тикшерү үткәрелә. 2020 елның 28 октябреннән 10 ноябренә кадәрге чорда уздырылган операция вакытында 16 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде. Тикшерү барышында тышкы яктылык приборларының төзек булмавы, техник карап чыгу узмыйча техникадан файдалану кебек хокук бозу очраклары ачыкланды. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды һәм бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.