Менделеевск муниципаль районының «Аммоний» АҖендә техника тикшерелде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә, сәнәгать предприятиеләренә карата техник карау үткәрү эше дәвам итә. «Аммоний» АҖ предприятиесендә техника каралды. Техниканы карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы, янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булу-булмавы, шулай ук яктырту приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыклар агып төшкән урыннарның булмавы, гамәлдәге ОСАГО полисларының булуы – боларның барысы да ел саен уздырыла торган техник карау барышында уңай бәяләүнең төп критерийлары булып тора. Күрсәтелгән техника, 2 берәмлектән тыш, техник карауны уңышлы узды.

Раушан Насыйбуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International