Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Актаныш районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру буенча машина-трактор паркларында эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс үткәрелде. Соңгы елларда техник потенциалны яңарту дәрәҗәсе сизелерлек кимегән, шуңа күрә аларга сакчыл караш мәсьәләләре беренче чиратлы әһәмияткә ия. Районның барлыгы 12 хуҗалыгы тикшерелде. Авыл хуҗалыгы техникасының гидравлик өлешен һәм комбайннарның электр системасын саклау үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.
9 ноябрьдә «Агросила-Сервис» АҖ механикалаштыру бүлеге башлыгы Хәкимов Ф.С., Актаныш районы буенча ТР ДТК бүлеге җитәкчесе Хәкимов И.М. һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Сәлимгәрәев Н.А. составындагы комиссия Актаныш районы буенча смотр-конкурска йомгак ясады. «Чишмә» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ, «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Алга агрофирмасы» ҖЧҖ иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Күп хуҗалыкларда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлау-торгызу эшләре төгәлләнгән инде. Дүрт хуҗалыкта ашлык һәм азык җыю машиналарына ремонт эшләре башланган.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.