Чирмешән муниципаль районында техника кышкы саклауга куела

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «АГРОУСЛУГИ ЧЕРЕМШАН» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында техниканы кышка саклауга кую, техниканы ремонтлауны оештыру, орлыклар саклау, хуҗалыкта терлекчелек торышына багышланган семинар-киңәшмә булды. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар машина-трактор паркын, остаханәне, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктын карады, тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне, тракторларны һәм терлек азыгын җыю техникасын ремонтлау барышы белән танышты.

Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International