Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 28.10.2020 пр. № 01-05\167 боерыгын үтәү йөзеннән, Саба муниципаль районы территориясендә эксплуатацияләү вакытында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча күчмә рейдлар оештырылды. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә. Төп бурыч – үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә кешеләрнең һәлак булуына һәм имгәнүләренә бәйле һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең гомерен саклау һәм имин сәламәтлек тәэмин итү, мөлкәтне, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау.
Тикшерү үткәрелгән чорда 20дән артык техника һәм тагылма тикшерелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен оешмаларның механизаторлары һәм вазыйфаи затлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.