Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 ноябрендә район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Чүпрәле район комиссиясе утырышы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге җитәкчесе – полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе – полиция майоры Анатолий Михайлов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхатдаров, мәгариф бүлеге вәкиле һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.      

Утырыш башында Данис Габделхарис улы кыскача гына районда юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең һәр утырышында иң мөһим мәсьәләләр карала. Барлык мәсьәләләр буенча да билгеле карарлар кабул ителә.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан агымдагы елда үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында бүлек җитәкчесе И.И.Шәйхатдаров чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International